- югыйсә
- терк. 1. Кушма җөмләдәге сәбәп яки нәтиҗә җөмләне баш җөмләгә бәйләү, теркәү өчен – "димәк, күрәсең" сүзләре белән кулланыла акылы да җитенкерәми күрәсең, югыйсә начар малай түгел 2. Ихтимал булган сәбәпләрнең юклыгын белдергән җөмләне гаҗәпләнү-сорау төсендә бирелгән баш җөмләгә бәйли учак сүнгән югыйсә, каян килә сәер ис? 3. Гомуми, гадәти, закончалыклы күренеш икенче бер күренешкә каршы куелган җөмләне баш җөмләгә яки контекстка бәйли бу аз гына туктау иде, югыйсә алар эшне тиз эшли 4. Тик торганда яисә ни дә булса эшләгәндә килеп чыгуы ихтимал булган тискәре, начар нәрсәдән, хәвеф-хәтәрдән кисәтүне белдергән җөмләне баш җөмләгә бәйли яхшы чакта кит, югыйсә ул әллә ниләр эшләр. "Киресенчә булса" мәгънәсендә алыр булсаң йөрермен, югыйсә минем арттан йөрмә 5. сир. Яисә пособие ике атнагамы, югыйсә айлыкмы бирелә? 6. кис. Сорау төсмерен белдергән "әллә, соң" кебек кисәкчәләрне көчәйтеп килә арага дошман кердеме әллә югыйсә?
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.